Мәскәүдә танылган җырчының автомобиленә атканнар

Танылган җырчы Наталья Власова автомобиленә билгесез кеше аткан.

Бу хәл җырчы Иваново шәһәрендә гастрольләрдә булган чорда килеп чыккан. Башкалага кайткач, ул автомобиль кузовында биш пуля тапкан.

Наталья Власова полициягә мөрәҗәгать иткән, аның гаризасы буенча тикшерү уздырыла, җинаятьчене эзләү алып барыла.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108330/

Бәйле