Казан Россиянең иң уңайлы шәһәрләренең берсе дип аталган

-- Лейла

Татарстан башкаласы яшәү шартлары уңайлылыгы буенча Россиядә 3 нче урында. Казан аны Сочи һәм Краснодар шәһәрләре белән бүлә. Мондый нәтиҗәләрне «Ведомости» хәбәр итә.

Исемлектә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре беренче ике урынны алган.

«Уңайлы шартлар» дип шәһәр халкы көнкүреш ихтыяҗларының исәпкә алынуын, инфраструктура үсешен һәм шәһәрдәге чисталыкны билгелиләр.

Мөһим күрсәткечләрдән шулай ук — эш таба алу мөмкинлеге, җәмәгать транспортының уңайлылыгы һәм ял итү зоналары булу. Халыкны сораштыру нәтиҗәсендә, күп шәһәрләрдә парклар, җәяүлеләр зоналарына ихтыяҗ барлыгы ачыкланган.

ТНВ

Бәйле