8 яшьлек кыз әтисенең йөк машинасы көпчәге астында калып һәлак булган

-- Лейла

Приморье краеның Дальнереченск шәһәрендә 8 яшьлек кызны әтисенең йөк машинасы таптаткан.

Приморье краеның Дальнереченск шәһәрендә бәхетсезлек очрагы сигез яшьлек кызның үлеменә китергән. Әтисе Mitsubishi Canter йөк машинасын ремонтлаган чагында, бала машина көпчәге астында калып һәлак булган, дип яза Life, крайның Эчке эшләр идарәсе матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып.

Идарәнең матбугат хезмәте хәбәренә караганда, йөк машинасының тизлек күчергече сүндерелмәгән булган. Ниндидер бер мизгелдә двигатель үзеннән-үзе кабынып, машина алга таба кузгалып киткән. Баланы бастырып, койманы җимереп. юлга чыккан. Агачка килеп төртелгәч кенә туктап калган.
Баласын җуюдан кара кайгыга баткан атага “Саксызлык белән үлемгә китерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле