Мамадыш районының Түбән Тәкәнеш авылында яшәүче 65 яшьлек Сәрия апа Мөхәммәтшина 107 яшьлек әнисен тәрбияли. Урын өстендә генә ятса да, әбекәйнең кәефе яхшы, күзе күрә, колагы ишетә, тамагына да ашый, тәмле итеп йоклый да. Узган ел гаиләләренә килгән коронавирусны да күтәрә алган ул. Кызганыч, олы кызы Асия шушы авырудан вафат булган, кечесе – Сәрия апага да яшәр өчен шактый тырышырга туры килгән.
– Без биш бала булганбыз. Ике туганыбыз кечкенә вакытта төрле авырулардан вафат булган. Өчәү үстек. Абыем Дилгиз исән түгел инде. Апам Асияне дә югалттык. Әниебезне күпме чакырсак та, безгә килми. Өен ташлап китәсе килми, – ди Сәрия апа. – Апа белән чиратлап әнине карый идек. Әмма 2022 ел безнең гаиләгә зур сынау алып килде. Февраль башында авылга апам кайтты. Кочаклашып, исәнләштек тә мин китеп бардым. Баксаң, апам ковид эләктергән булган икән. Ике көннән авырый башладым. Хәлем авырайды. Мине Казанга ук җибәрделәр. 45 көн реанимациядә яттым. Андагы хәлләремне белсәгез иде. Ковид – бик куркыныч авыру икән ул. Халыкның күбесе ышанмаган да булды бит әле. Үз башыңа төшкәч, барысын да аңлыйсың.
Сәрия апа, әлеге авыру нерв системасына бәрде, ди. Көн саен диярлек янәшәсендәге ханымнар үлә торган булган. Ул да бу чирне җиңә алмам дигән була. Әмма, үзе әйтмешли, әнисе хакына исән кала ул.
– Мин китүгә, апам иренә телефоннан хәбәр җибәргән. Җизнинең авылга кайтып килеше булган. Мунча ягылган, сулар ташылган. Җизни капканы ачып керсә, апа кар өстендә егылып ята икән. Аны тизрәк хастаханәгә алып киткәннәр. Башта – Мамадышка, аннан Алабугага җибәргәннәр. Хәле бик авыр булган. Үзе дә белмичә йөреп, ковидтан китеп барган. Миңа аның үлеме турында 4 ай әйтмәделәр, – дип искә ала Сәрия апа. – Хәлем авыр булгач, шулай саклаганнар инде. Әнине бу вакытта ике кияү чиратлашып караган. Реанимациядә ятканда әллә нинди төшләр күрдем мин. Сукаланган җир дә керде. Апам үлеменә булган икән. Хәтта бервакыт төшемә горур басып йөрүче көмеш төстәге тәкә керде. Баксаң, ирем мин исәнлегем өчен нәкъ шундый корбанлык чалдырып йөргән икән. Әйтәм бит, үлем белән яшәү арасында шактый тырмаштым.
Ул чакта кулга телефонымны да бирмәделәр. Инде сөйләшә башлагач, кызларымнан: «Апам ник шалтыратыйм икән?» – дип сорыйм. Алар исә, телефоны ватылган аның, диләр.
Сәрия апа әле дә савыгып бетмәгән. Еш кына кәефе китә, хәле юк. Хастаханәдән кайткач, бик озак вакыт кислород баллоны ярдәмендә генә сулый әле. Кызлары әниләрен саклап кына яшәтә. Асия апаның үлемен хәбәр иткәндә дә янәшәсендә табиб кызы саклап тора.
– Миңа әле дә бик авыр. Күңелем апамның үлеменә ышанмый. Каядыр киткән кебек кенә. Бик сагынам үзен. Бер кочаклап ал идең. Әле менә төшемдә күрдем. Кулымнан тотып алды да җибәрми генә. Бер якта – җизни, икенчесендә – мин. Монда рәхәт, ди. Шул көнне үк җизни кунакка кайтты. Шуны сиздереп керүе булган инде, – дип сөйли Сәрия апа.
Әниләре ни хәлдә соң? Сәрия ападан шул хакта да сораштык.
– Әни әле дә мунча чабындырганны ярата. Үлән чәйләре эчә. Өйгә чишмә суы килеп тора. Күңеле бик чиста аның. Ул кешеләрнең яхшы якларын гына күрә. Тормышына бик сөенеп яши. Хөрмәт иткәннәрен белә. Районнан кунаклар килсә, сабый баладай сөенеп, аларны кулларын чәбәкләп каршы ала. Әле дә дарулар эчми ул. Табиблар да, йөрәге нык булган, диләр. Ә бит хәсрәтләрен үзе генә белә. Башта әтинең үлеп китүе, аннан абыебыз, инде апабыз. Сабырлыгы ярдәм итә инде аңа, – ди Сәрия апа. – Элеккеге кеше сәламәт булган шул. Сары маен да ашый әни, майлы ит тә өстәлдән төшми. Ковид дигән зәхмәттән дә нык булуы коткарды аны. Ә бит чын яшен санасак, әнигә 108 инде хәзер. 1915 елның 6 июнендә туган бит ул. Аны соңрак, 1916 елның 20 февралендә туган дип яздырганнар. Үзем әби булсам да, әниле булу бик рәхәт! Яшәсен генә!
чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108505/