- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Узган атнада, 20 марттан 26 мартка кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 392 бала – 213 малай һәм 179 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 184 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.
Иң кечкенә сабый 950 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 5250 грамм тәшкил иткән.
Атнаның иң популяр исемнәр арасында Дмитрий, Радмир, Әмир, Әминә, Эльза һәм Амалия булган, ә иң сирәк исемнәр – Кәбир, Хәсән, Евфимий, Нина, Анора һәм Фатыйма.
–
–