Татарстанда сабыйларга Анора, Хәсән, Евфимий исемнәре кушканнар. Ә тагын?

-- Лейла

Узган атнада, 20 марттан 26 мартка кадәр, Гражданлык хәле актларын теркәү идарәсенең Казан бүлекләрендә 392 бала — 213 малай һәм 179 кыз тууы теркәлгән. Шул ук вакыт аралыгында 184 пар үзләренең никахларын рәсмиләштергән, дип хәбәр итә Казан мэриясе матбугат хезмәте.

Иң кечкенә сабый 950 грамм авырлыкта туган, ә иң зурысы 5250 грамм тәшкил иткән.

Атнаның иң популяр исемнәр арасында Дмитрий, Радмир, Әмир, Әминә, Эльза һәм Амалия булган, ә иң сирәк исемнәр – Кәбир, Хәсән, Евфимий, Нина, Анора һәм Фатыйма.

ТНВ

Бәйле