Кызын тудырып, чоланга чыгарып куйган…

Игезәк бала тудырачагын да белмәгән ул…

Ростов өлкәсендә яшәүче хатын яңа туган кызының үлеме өчен суд каршына баскан. 34 яшьлек Елена (исемнәре үзгәртелгән — иск. ред.) яңа туган баланы саксызлык аркасында үтерүдә гаепләнгән.

Яшь хатынның төрле ирләрдән 7 баласы бар инде. Аларның кайсысындыр әтиләре тәрбияли, кайберләре — балалар йортында. Хатын-кызның наркотик куллануы һәм алкогольле эчемлекләр яратуы турында да билгеле. Шундый тормыш алып барганы өчен аның белән әнисе дә аралашудан туктаган.

Йөкле булуын хатын корсагы үсә башлагач гына белгән. Дәваханәгә бармаган, исәпкә басмаган. Шуңа да карынында игезәк бала йөрткәнен дә балалары туар алдыннан гына аңлаган ул.

Хатын урамда чакта балага чирли. Әмма дәваханәгә барыр урынга, ахирәте белән күңел ачарга китә. «Табиблар чакырма. Үзем генә тудырам. Тәҗрибәм бар инде», — ди ул дус хатынына. Тәүдә хатын дөньяга малай китерә, аннары кыз бала да туа. Малай тугач та кычкырып елап җибәрсә, кыз чак тын ала. Шул чакта да табибларга мөрәҗәгать итми ана кеше. Ә бераздан баланың сулыш алмавын күрә.

Үлгән баланы төреп, чоланга чыгарып куя да үзе улы белән йокларга ята. Икенче көнне ахирәтенә акча булгач, баланы җирләргә килеп алачагын әйтеп, улы белән чыгып китә. Тик ана кеше берничә көннән дә килми. Ахирәтенең килмәсен аңлаган хуҗабикә баланың мәетен базга төшереп куя. Шунда бу хәл турында хокук сакчыларына билгеле була.

Әлеге хәл тикшерелгәч, хатынны 2 елга иректән мәхрүм иткәннәр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-03-30/kyzyn-tudyryp-cholanga-chygaryp-kuygan-3198126

Бәйле