Татарстанда ял көннәрендә 14 градуска кадәр җылыта

Бу араларда Татарстанда җылы һава саклана. Гидрометеоүзәк хәбәр иткәнчә, ял көннәрендә +14 градуска кадәр җылыта. Киләсе атна башында термометрның терекөмеш баганасы +16 градуска кадәр күтәреләчәк.

Шимбә – 1 апрельдә көндез +6…+11 градус. Явым-төшем көтелми диярлек. Секундына 15 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +1…+5 градус чикләрендә тирбәләчәк. Якшәмбе – 2 апрельдә төнге сәгатьләрдә температура 0…+4 градуска кадәр төшәчәк. Көндез +9…+14 градус җылы, урыны белән кыска вакытлы яңгыр.

Синоптикларның башлангыч мәгълүматларына караганда, дүшәмбе, сишәмбе – 3, 4 апрельдә явым-төшем көтелми. Көндез һава температурасы +11…+16, төнлә 0…+4 градус. Тәүлеклек уртача температура  4–5 градуска артыграк.

Исегезгә төшерәбез: 24–26 мартта республикада тәүлеклек уртача температура нормадан 8–12 градуска артты. Гадәттә, бездә мондый һава торышы апрель азагында гына күзәтелә.

Апрель дигәннән, бу айда уртача температураның норма чикләрендә булуы көтелә. Ул +5,4 градус тәшкил итә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/03/108711/

Бәйле