Уразага бәйле 3 сорауга ҖАВАП

-- Лейла

Хәез вакытында ураза тотарга ярамый. Нинди гыйбадәтләр башкарырга була соң?

– Хәез – хатын-кыздарда һәр ай була торган табигый күренеш. Бу чорда хатын-кыз чиста булып саналмый. Шуңа күрә дә гүзәл затлар бу вакытта ураза тотмый. Хәез вакытында зекерләр укырга, дога кылырга, яттан белгән аятьләрне укырга һәм кабатларга, тәфсирләр, дини китаплардан гыйлем алырга ярый. Хәез тәмамлангач, хатын-кыз госел ала, ягъни тулысынча юына.

Уразалы килеш спорт белән шөгыльләнсәм, ураза бозылырмы?

– Уразаны боза торган гамәлләрдән кала башка гамәлләр белән шөгыльләнү уразаны бозмас. Спорт белән шөгыльләнү, иң элек, сезгә авырлык китерергә тиеш түгел. Ураза сезгә авырлык булып тоелмасын өчен, спорт белән шөгыльләнү, организмны талчыктыра торган авыр хезмәтләрне вакытлыча кичектереп тору киңәш ителә.

Авыз ачканда хөрмә ашыйбыз. Моның берәр хикмәте бармы? Башка җиләк-җимеш кулланырга ярамыймы?

– Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) авыз ачканда иң беренче булып хөрмә кабып куйган. Хөрмә белән авыз ачу – сөннәт гамәл. Бу җимеш бик файдалы. Шуңа күрә, көн дәвамында ач торганнан соң, аны ашап кую организм өчен файдага булыр.

«Ватаным Татарстан»

Бәйле