Шиңгән чәчәкләрне ташламагыз!

Бүләк ителгән чәчәкләр бакчагызны да матурлап утырачак әле.

Бүләк ителгән чәчәк бәйләмендәге роза иртәме-соңмы шиңәчәк. Әмма уңган бакчачылар аларны затлы куакка әйләндерә белә. Бу эшне дөрес башкару өчен берничә киңәшкә колак салырга кирәк.

Тамыр җәйдерү өчен консервантлар белән эшкәртелгән Голландия розалары яраклы түгел. Шиңгән яфракларны алып ташларга кирәк, алар тамыр җәйгәндә черүгә китерә. Яшь ботаклары һәм ачылмаган бөреләре булган розалар да бакчага күчереп утыртуга ярамый.

Белгечләр сабакның урта яисә өске өлешен алырга киңәш итә. Аларның һәркайсында өч һәм аннан да күбрәк күз булырга, әмма аның озынлыгы 25 сантиметрдан артмаска тиеш. Астан 45 градуслы почмак ясап кисәләр. Ботакның аскы өлешендәге барлык энәләрне, яфракларны чистартырга кирәк, шуннан соң аны 6 сәгать тирәсе ашламалы суда тотарга. Бер стакан суга бер кашык бал салынган катнашма да яхшы.

Сабакны туфракта да тамырландырырга мөмкин. Моның өчен бер бөресе капланганчы сулы стаканга утыртырга кирәк. Сабакны банка белән каплап куярга.

Язын, көннәр җылыткач, розаны бакчага күчереп утыртырга да мөмкин булачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-03-30/shi-g-n-ch-ch-kl-rne-tashlamagyz-3197721

Бәйле