Сәгате суккач, иртәме-соңмы, адәм баласы бу дөньядан мәңгелеккә китәчәк. Шуңа күрә кеше һәрвакыт үлемгә әзер булырга тиеш. Бу кәфенлек әзерләүдән башланса, дөресрәктер. Мәңгелеккә төреп озата торган шушы «кием»гә нинди таләпләр бар? Аны алдан әзерләп кую кирәкме?
Кызыксындырган сорауларга Раил хәзрәт Фәйзрахманов ачыклык кертте.
– Кәфенлекне алдан әзерләп кую үлем сәгатен якынайта, диләр. Киресенчә, гомерең озын булыр, дип сөйләүчеләр дә бар. Хәзрәт, кәфенлекне алдан әзерләп кую кирәкме?
– Үлем сәгатен якынайта дигәнне кешеләр үзләре уйлап чыгарган. Бу –хорафат, уйдырма гына. Безгә язган гомерне Аллаһы Тәгалә без туганчы ана карынында ук билгеләп куйган инде. Күпме ризык ашаячагыбыз, бәхетле булу-булмавыбыз, нинди һөнәр иясе булуыбыз, 80 яшькә кадәр яшибезме, иртәрәк вафат булабызмы – барысы да алдан билгеле. Кәфенлек алу, башка төрле гамәлләр гомерне кыскартмый да, озынайтмый да. Кәфенлек алып кую кешене уйландырырга тиеш. Әйтик, берәр кеше белән аралашмыйча йә булмаса, мәкерлек кылып йөрисең, ди. Кәфенлек алгач: «Минем дә үләсем бар бит. Мине дә шушыңа төреп куярлар. Аллаһы Тәгалә каршына басасым, хисап тотасым бар», – дип уйланырга мөмкин адәм баласы. Кәфенлек безне мөнәсәбәтләр бозылудан, начар гамәлләрдән, гөнаһлардан туктатып та кала, димәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Зиратларга ешрак йөрегез, ул сезгә үлемне искә төшерәчәк», – дигән. Үлем турында ешрак уйласаң, киресенчә, үзеңне күпчелек бозыклыклардан тыячаксың, бу дөньяга гына алданып яшәмәячәксең. Кәфенлекне алдан әзерләп кую, өйдәгеләреңнең дә синең кәфенлегең барлыгын белеп торулары, яхшы. Адәм баласы бу дөнья белән хушлашкач, «Тизрәк мине күмсеннәр иде», – дип ашыгып тора. Шуңа күрә, кәфенлек әзер икән, ашык-пошык кәфенлек эзләүләр дә булмас.
– Кәфенлеккә таләпләр бармы? Әйтик, күпме тукыма кирәк, ул нинди булырга тиеш?
– Динебездә һәр нәрсәнең үз тәртибе һәм таләбе бар. Кәфенлек мәсьәләсе дә искәрмә түгел. Ул ак төстә булырга тиеш. Сөннәт буенча, өч чүпрәк каралган. Кәфенлекнең билгеле метражы юк. Озын кешеләр, бәләкәйләр бар. Иң мөһиме – гаурәтне каплау. Шушы таләпләр үтәлсә, хәерле.
– Үзеңә дип тоткан кәфенлекне башка кешегә бирү дөресме?
– Башка кешегә бирсәң дә була.
– Кәфенлек саргайса, нишләргә? Яңаны аласымы? Яки юу да рөхсәт ителәме?
– Саргайса, юарга була. Ошамаса, яңаны алырга да мөмкин. Чүпрәкне изгеләштерү кирәкми, хорафатларга юл ачмыйк.
– Кәфенләү тәртибен дә кыскача гына аңлатсагыз иде.
– Мәетне югач, аны азрак корытсак хәерле. Кәфенлек юешләнмәсен өчен кирәк бу. Мәетне куясы җиргә кәфенлекне җәябез, иң башта беренче чүпрәк – лифафә җәелә. Аның өстенә икенче чүпрәк – изар куела. Аннан соң камис күлмәк (ахирәт күлмәге) куела. Муеннан алып аякка кадәр кешене шушы күлмәк капларга тиеш. Аннан соң изар белән гәүдә төрелә. Изарны сул яктан алып, уң якка, аннан уң яктан, сул якка каплыйбыз. Өстән лифафәне шул рәвешле төрәбез. Аннан инде мәетне бәйләп куябыз.
– Кәфенләүдә күпме кеше катнашырга тиеш? Кәфенләүдә кулланган кирәк-яракларны соңрак нишләтергә?
– Кәфенләү вакытында берничә ярдәмче булса яхшы. Ә кулланган кирәк-яракларны ташларга мөмкин. Яисә берәр җиргә күмеп куярга. Кәфенләүдән калган кирәк-яракларны ниндидер изге әйбер дип, кешене куркытырга ярамый.