«БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!» фестивалендә танылган Россия йолдызлары да катнаша

-- Лейла

Россия Президенты Владимир Путин игълан иткән Россия халыкларының мәдәни мирасы елы дәвамында 2023 ел Татарстан рәисе Рөстәм Миңнеханов тарафыннан милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы итеп игълан ителде. 

Мәскәүдә татар халкының һәм Россия халыкларының мәдәни тормышында, шулай ук татарлар тупланып яшәгән башка төбәкләрдә дә «БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!» дип аталган мәдәни чара үткәрү — иң якты мөһим вакыйгаларның берсе булып тора. 

«БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!» милләтара мәдәни бәйрәмен ачу тантанасында татар һәм Россия сәхнәсенең милли йолдызлары, Татарстан һәм Россиянең төрле төбәкләреннән профессиональ коллективлар катнашачак.  Фестиваль 2023 елның 23 апрелендә Мәскәүдә Дәүләт Кремль сарае сәхнәсендә уздырылачак. 

«БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!» милли мәдәният һәм традицияләр фестивале татар халкын гына түгел, бөтен дөнья горурлана торган данлыклы сәнгать осталарын һәм атаклы коллективларны берләштерәчәк. Зур концертта республиканың популяр артистлары да, Россиядә һәм чит илләрдә иҗади эшчәнлек алып баручы Татарстаннан чыккан танылган артистлар да чыгыш ясаячак. Әйтергә кирәк: әлеге проект өчен махсус уникаль состав җыелган. Биредә танылган җырчылар, биючеләр һәм музыкантлар тамашачыларга үзләренең иң матур чыгышларын тәкъдим итә алачак. 

Фестиваль кунаклары өчен шулай ук милли кием, көнкүреш һәм татар халкының интерьеры тарихи әйберләреннән искиткеч гүзәл күргәзмә дә оештыру планлаштырыла.

«БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!» проекты – ул Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев авторлыгындагы төбәкнең рәсми булмаган девизы. «БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!» сүзтезмәсе татар халкының иң яхшы сыйфатларын чагылдыра, ул ныклык, хезмәт сөючәнлек, үз ватанына мәхәббәт, авырлыкларны җиңү һәм зур бурычларны бергәләп хәл итү осталыгы да булып тора.

Хәзерге Татарстан Россиянең икътисади яктан иң алга киткән төбәкләренең берсе, ул үзенең мәдәни байлыгы һәм төрлелеге белән дан тота. Ике эре цивилизациянең — Көнчыгыш һәм Көнбатыш тоташуында урнашкан әлеге республика аерым «мәдәни код» формалаштыра: үткән традицияләргә тирән хөрмәт уята, шуның өстенә заманча технологияләрне дә үзләштерә.  Татарстанда тарих, фольклор һәм классик мирасны саклауга зур игътибар бирелә, шул ук вакытта заманча сәнгать тә актив үсеш ала. 

«БЕЗ БУЛДЫРАБЫЗ!» фестивалендә катнашучылар: Айдар Галимов, Зәйнәп Фәрхетдинова, Нәфкать Нигъмәтуллин, Ризат һәм Зинира Рамазановлар, Алсу Әбелханова, Марсель Вәгыйзов, Руслан Сәйфетдинов, Илнар Миранов, Сиринә Зәйнетдинова, Илгиз Шәйхразиев, Алинә Шәрипҗанова, Илнат Фәрхуллин, Айдар Сөләйманов (Мәскәү) һ. б. 

Махсус кунак – Россиянең халык артисты Александр Серов. 

Алып баручылар: Максим Шәрәфетдинов («Беренче канал») һәм Гөлназ Сәфәрова. 

Моннан тыш чарада «Казан нуры» инструменталь оркестры һәм 

Татарстанның Дәүләт җыр һәм бию ансамбле дә катнашуы көтелә.

Билетларны комиссиясез алу биредә: https://iframeab-pre6099.intickets.ru/

Бәйле