Элвин Грей клип төшергәндә күңелсез хәлгә дучар булган [фотолар]

-- Лейла

Татарстанның һәм Башкортстанның атказанган артисты Радик Юлъякшин (Элвин Грей) үзе белән булган күңелсез хәл турында хәбәр иткән. Баксаң, клип төшергәндә кулын авырттырган икән артист.

– Мине аңлавыгызны һәм гафу итегезне сорыйм! Клип төшергәндә форс-мажор хәл булды. Хәзер миңа концертлар графигына бераз төзәтмәләр кертергә туры киләчәк. Концертлар гел дә булмый димим, әмма кайбер җирдә тамашаны кичектерергә туры киләчәк. Тагын бер тапкыр гафу үтенәм, – дип язып чыккан Элвин Грей социаль челтәрләрдә.    

Бәйле