Казан Кремлендә Республика үсешенә зур өлеш кертүчеләргә дәүләт бүләкләре тапшырдылар. Тәбрикләнүчеләр арасында табиблар, янгын сүндерүчеләр, машина йөртүчеләр, иҗат әһелләре, инженерлар бар.
Аларны Татарстан Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин котлады. Татарстанның халык артисты Габделфәт Сафин «Республика каршындагы казанышлары өчен» медале белән бүләкләнде. Ул 35 ел сәхнәдә.