Алиянең бер шәп сыйфаты бар икән…

 Ришат Төхвәтуллинны шул әсир иткән.

Ришат Төхвәтуллин белән Алия Карачурина туйга әзерләнә.

Ә социаль челтәрләрдәге дуслары аларның мөнәсәбәтләре белән кызыксынуын дәвам итә.

«Нәкъ менә Алиягә тәкъдим ясарга икәнлеген кайчан аңладың?» – дигән сорау биргән Ришатка аларның берсе.

«Аның никадәр ашап та тазармаганын күргәч», – дип җавап биргән булачак кияү. Җырчы шаярды микән, чынлап әйтте микән? Ләкин шәп әйткән бит! Ул гына да түгел, чыннан да, күпләр кызыккан шәп сыйфат бит!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-04/aliyane-ber-sh-p-syyfaty-bar-3203243

Бәйле