- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Татарстан хәрби комиссары Сергей Погодин хәбәр иткәнчә, язгы чакырылышка Татарстаннан 3 000нән артык срочник җибәрергә планлаштыралар, дип хәбәр итә «Татар-информ».
Хәрби комиссар сүзләренчә, чакырылышның башында ук килгән егетләргә күбрәк сайлау мөмкинчелеге биреләчәк. Гаскәрләрне бүлгәндә чакырылучының сәламәтлеге, әзерлеге һәм психологик тикшеренү нәтиҗәләре исәпкә алына.
Язгы чакырылыш кампаниясе 1 апрельдән 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Погодин ассызыклаганча, елдан-ел качып йөрүчеләр саны кими.
–
–