Актанышта махсус хәрби операция зонасында һәлак булган Илназ Егембердиев белән хушлаштылар

-- Лейла

Татарстанның Актаныш районы Яңа Байсар авылында Украинадагы махсус операциясе барышында батырларча һәлак булган 23 яшьлек хәрби Илназ Егембердиевны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта «Актаныш-информ» район басмасы хәбәр итә.

Илназ Егембердиев Яр Чаллы шәһәренең төзелеш көллиятен тәмамлаган. Махсус операция зонасына шәхси хәрби компания составында китә. Татарстанлының хатыны һәм өч яшьлек кызы калган.

ТНВ

Бәйле