«Төшкә кереп, бәхетсезлек буласын кисәтте…»

«Динисламга әйт, кызын анда җибәрмәсен». Нинди Динислам? Мин андый кеше белән таныш та түгел бит!..

«Бу төшне һаман да оныта алмыйм. Декабрь урталары. Мин яңа гына кар каплаган ялан башында басып торам. Яланны икегә бүлеп, кечкенә елга ага. Аның өстен юка боз каплаган. Елганың икенче ярында бер хатын басып тора. Вак чәчкәле күлмәк кигән, ап-ак йөзле. Бу күлмәк аңа зур, ул бик өшегән. «Динисламга сәлам әйт!» — диде ул.

Шулвакыт уянып киттем. Бу хатынны бер дә күргәнем юк. «Динислам» исемле танышларым да юк. Саташканмындыр инде.

Берничә көннән соң бу хатын тагын төшкә керде. Шул ук ялан, шул ук елга. «Динисламга әйт, кызы Чулпанны анда җибәрмәсен!» Куркып уянып киттем, чөнки бу хатынның кыяфәте тагын да куркынычрак иде.

Ел ахыры бит, отчетлар эшлибез. Арыганмындыр инде, шуңа куркыныч төшләр дә керәдер, дигән уйлар белән эшкә киттем.

Эшкә баргач, Яңа ел каникуллары вакытында водительләрне эшкә чыгару графигы өчен документлар тутырырга кирәк иде. Кулыма Динислам исемле кешенең документы килеп эләкте. Йөрәгем «жу» итеп китте. Минем бу хәлемне янәшәдәге хезмәткәр хатын да күрде бугай.

— Бу бит безнең Динис! Кара әле, тулы исеме ничек икән, — диде ул. Динисның документларын актара башладым. Балаларын карыйм. Аның Чулпан исемле кызы бар икән…

Шунда ук телефонымны алдым да, Диниска шалтыратып, төшләрем турында сөйләдем. Ул бераз эндәшмичә торды да: «Каникуллар вакытында кызны әти-әни янына авылга кайтарырга уйлаган идек», — диде.

Бәйрәмнәр үтеп, яңадан эшкә чыккач, күңелсез хәбәр ишетелде. Динисның әти-әнисенең өе янган. Үзләре чак чыгып өлгергәннәр. Әтисе дәваханәдә икән. Теге хатынны башкача төштә күрмәдем. Ул шулай кисәтмәсә, Чулпан белән нәрсә булачаган фаразлау да кыен», — дигән хат килде социаль челтәрләргә.

Ә сезнең шундый алдан кисәтүче төшләр күргәнегез бармы?

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-04-05/t-shk-kerep-b-hetsezlek-bulasyn-kis-tte-3205705

Бәйле