Казанда яшәүчеләр бәхетле яшәү өчен 195 мең сум акча кирәк дип саный. Бу — SuperJob аналитиклары тикшерү нәтиҗәсендә килеп чыккан сан.
Мисал өчен, Мәскәүдә рәхәт тормыш алып бару «бәясе» 260 меңгә якын сум, Санкт-Петербургта — 230 мең сум тәшкил итә. Владивостокта яшәүчеләр 220 мең сум акчаны кулай дип саный, Ростов халкы — 210 мең сумны.
Казанда яшәүчеләр 2022 елның октябрендә үзләре өчен җитешле, уңай акча күләме дип 175 мең сумны билгеләгән иде. 2021 елның маенда — 163 меңне.
Бу исемлектә Казан белән беррәттән Екатеринбург, Краснодар һәм Төмән шәһәреләре тора. Аларның барысында да рәхәт тормыш алып бару өчен кирәкле акча бер үк күләмдә исәпләнә.