Сыйныфташларына пычак белән ташлаган

Башкортостанның Иглин районында 7нче сыйныф укучысы дәрескә пычак алып килгән. Ул ике кызны яралаган. Бу вакыйганың беренчел сәбәбе — мәктәп укучылары арасында элек булган конфликт. Зыян күргән 13 һәм 14 яшьлек кызларга медицина ярдәме күрсәтелгән.

Кадрларда бер кызның дәрес вакытында парта артыннан кискен сикереп торып, сыйныфташларына пычак чәнчүе күренә. Зыян күрүчеләрнең берсе идәнгә егыла һәм үрмәләп китәргә тырыша. Шул вакытта кыз кулына корал тотып, әкрен генә аның янына бара. Шулай ук кызларның сыйныфташлары куркып калганы да күренә: балаларның берсе хәтта урындык күтәргән, күрәсең, мөмкин булган оборона өчен.

Мәктәптә булган вакыйганы Балалар коллективларында эзәрлекләү (буллинг) очракларын профилактикалау мәсьәләсе буенча эшче төркем җитәкчесе Тамара Тансыккуҗина тикшерәчәк. Депутат булган хәлнең сәбәпләрен ачыклау өчен район мәгариф бүлеге, мәктәп администрациясе вәкилләре белән очрашачак. Әлеге вакыйга эшче төркемнең киләсе утырышында фикер алышу предметы булачак.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-04-06/syynyftashlaryna-pychak-bel-n-tashlagan-3206876

Бәйле