Гөлназ Асаеваның кызы белән күңелсез хәл булган

Гөлназ Асаева һәм Вильдан Шәмсетдиновларның кызлары Динә белән күңелсез хәл килеп чыккан: ул өстенә кайнар чәй түккән.

Бу хакта Гөлназ социаль челтәрендә сөйләде:

– Бүген мин стресс кичердем. Сөйлим хәзер. Динә өстенә кайнар чәй түкте. Мин юынырга кереп киткән идем. Әкрен генә юынам, җыр тыңлыйм һәм кинәт тавыш! Вильдан кычкырып җибәрде, аннары Динә. Нәрсә булды инде, дим. Чыкса-а-ам…  Динә аякларына, эченә чәй түккән… Хәзер барысы да әйбәт кебек инде. Кирәкле мазьларны сөрттек. Бик курыктым. Башым авырта башлады, әле хәзер дә авырта. Үзегез күрәсез инде мин нинди хәлдә икәнне. Динәне хәзер йоклаттым, – дип сөйләгән җырчы.

Баланы карамаганы өчен, әти кешегә каты гына эләккән. «Вильдан гомергә телефоннан эшли, менә нәтиҗәсе. Сүктем үзен эт урынына», – дигән Гөлназ.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109240/

Бәйле