Организмны чистартучы ризыкларны беләсезме?

Табиблар аларны еш кулланырга кирәклеген билгели.  

«Без көн саен пычрак һавада, суда, ризыкларда, көнкүреш чараларында, тәмәке төтенендә, алкогольдә һәм хәтта кайбер даруларда булган токсиннарны «ашыйбыз». Детоксикация монда бик мөһим», — дип ассызыклый табиб-токсиколог, профессор Михаил Кутушов.

Токсиннарны чыгаруга ярдәм итүче ризыклар арасында белгеч алма һәм авокадоны атый, аларны файдалы иртәнге аш өчен кулланырга кирәк, дип билгели. Мәсәлән, йомшартылган авокадодан тост өчен паста әзерләргә була, бу җимеш файдалы десерт та булачак.

«Авокадода файдалы май кислоталары һәм глутатион бар, алар бавырга төп дезинтоксикация функциясен үтәргә булышалар һәм ачлык хисен тыялар», — ди табиб.

Алмалар исә эремәле җепселләргә (пектин), витаминнарга һәм минералларга бай.
«Алар организмнан авыр металл тозларын чыгарырга ярдәм итә», — ди табиб, шулай ук продуктның эчәк эшчәнлегенә уңай йогынты ясавын билгели.

Үзенең Telegram-каналында табиб-онколог һәм проктолог Елена Смирнова сөйләгәнчә, эчәк өчен иң файдалы продуктларның берсе — солы боткасы.
«Ул эреми торган җепселләр ярдәмендә эчәк перистальтикасын стимуллаштыра, токсиннарны чыгара», — дип төгәллек кертә табиб.

Организмны чистартырга ярдәм итүче эчемлекләр арасында белгечләр лимонлы чәйне һәм яхшы яшел чәй билгелиләр. Соңгысы организмдагы ирекле радикаллар белән көрәшүче антиоксидантларга бай.

Менә шулай, дуслар. Көн саен авокадо ашый алмасак та, солы боткасын үзебезгә рөхсәт итә алабыз бит. Сәламәт булыйк!

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/zdorovie/2023-04-06/organizmny-chistartuchy-rizyklarny-bel-sezme-3207855

Бәйле