Кесә телефоныннан дөрес куллана беләсезме?

«Кесә телефонының начар тәэсирен киметү өчен аны дөрес кулланыгыз:


1. Ике минуттан да озаграк сөйләшмәгез.

2. Шалтыратулар арасында кимендә 15 минут пауза ясарга кирәк.

3. Телефонны аскы өлешеннән тотып, ким дигәндә колактан 1 сантиметр ераклыкта куярга кирәк. Шулай эшләгәндә нурланыш көче дүрт тапкыр кимиячәк.

4. Әгәр мөмкинлек бар икән, колакчыннар кулланыгыз, яки телефонның тавышын көчәйтеп куеп сөйләшегез.

5. Иң көчле нурланыш телефон шалтыраган вакытта барлыкка килә, шуңа күрә чакыру вакытында колакка якын китермәгез.

6. Балаларга телефонда озак утырырга рөхсәт итмәгез.

7. Телефонны кесәдә йөртмәгез.

8. Коруга куйганда һәм төнлә йоклаганда телефон яныгызда булмасын», дип яза «Саулык. Татар халык медицинасы».

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/poleznoe/2023-04-06/kes-telefonynnan-d-res-kullana-bel-sezme-3207056

Бәйле