Тикшерүчеләр Тывада бала үтерү очрагы буенча җинаять эше кузгаткан.
Бүген – 7 апрель иртәсендә Тываның Каа-Хем бистәсендәге шәхси йортта фаҗига булган. Исерек туташ, апасына кунакка килеп, тавыш чыгарган. Ул гына да түгел, кулына пычак алып, туганын һәм аның баласын чәнчегән.
Сабый һәлак булган. Тикшерүчеләр әйтүенчә, 28 яшьлек сәрхуш кыз үзен дә җәрәхәтләгән. Үтерүчене дә, апасын да хастаханәгә озатканнар.
Фаҗиганең барлык нечкәлекләрен ачыклау максатыннан тикшерү алып барыла.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109325/