Чаллыда бер ханым уникенче баласын табу өчен Аргентинага юл тоткан…

Чаллыда яшәүче Екатерина Орлова уникенче баласын Буэнос-Айреста тапкан. Аның төпчек малае берьюлы ике ил – Россия һәм Аргентина гражданины була алачак.

Орловлар гаиләсендәге башка балалар да төрле шәһәрләрдә, әмма Россия эчендә: Чаллыда, Санкт-Петербург һәм Мәскәүдә дөньяга килгән. Ханым өендә дә бала тапкан. Әмма гаилә башлыгы бу юлы хатынына, көндәлек мәшәкатьләрдән качып, чит илгә китәргә тәкъдим иткән.

Күп еллар буе, гаиләбез белән бергәләшеп, кая да булса бара алмадык, ялга да сирәк чыктык. Хатыным гел өй-гаилә мәшәкатьләре белән яшәде. Менә хәзер аңа көндәлек мәшәкатьләрдән бераз арынып тору мөмкинлеге бирергә булдым”, – дип аңлаткан Андрей Орлов.

Хәзер гаилә видеоэлемтә аша аралаша. Екатерина Аргентинага олы улы, әнисе белән бала табарга киткән икән. Инде менә дүртәүләшеп өйләренә кайчан әйләнеп кайтачаклары әлегә мәгълүм түгел.

“Башта мин моны хыял дип кенә уйладым. Аның сүзләренә ышанмадым, – ди Екатерина. – Әмма соңрак бик отышлы вариант икәнлеген аңладым. Ник дигәндә, Аргентинада бала тапкан очракта, сабый ике ил гражданины: Россиянеке дә, Аргентина гражданины да булачак”.

Алар бөтен гаиләсе белән шунда күченеп китәргә хыяллана. Чит илдә җитди социаль ярдәм алуга өметләнә. Чаллыда исә әлегә торак сатып алуга сертификат кына биргәннәр. Гаилә кеше фатирында яши.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109278/

Бәйле