Татарстанда 24 яшьлек егетнең кулында электрон тәмәке шартлаган

-- Лейла

Түбән Кама шәһәрендә 24 яшьлек егет электрон тәмәке тартканда, кулын шартлаткан. Ул бик нык учын пешергән. Түбән Каманың күппрофильле хастаханәсендә җәрәһәтнең җитдилеген 2 стадиядәге пешү дип билгеләгәннәр. Бу хакта медицина учреждениесенең матбугат үзәге хәбәр итте.

Башта егет нәрсә булганын аңламаган. Аннары кулы кинәт кенә янып киткән. Өйдә ул авыртуны үзе басарга тырышып, кулын суык суга тыгып куйган. Авыртуга чыдый алмыйча, егет ашыгыч ярдәм машинасын чакыртырга була. Ир-атка тиз арада рентген ясап, көеп беткән кул тиресен кисеп алганнар. Хәзер ул дәвалануын хирургия бүлегендә дәвам итә.

Күңелсез хәлдән соң егет тәмәкедән бөтенләйгә баш тартырга карар кылган.

ТНВ

Бәйле