Юмор остасы, танылган “Камызяки” КВН төркеменең әйдәп баручы катнашучысы Азамат Мусагалиев команданың Казандагы концертында “Уфтанма” җырын башкарган.
Татар тамашачысы “Уфтанма” җырын Салават Фәтхетдинов һәм Радик Юлъякшин (Элвин Грей) башкаруында ишетергә күнеккән иде. Азамат бу җырны казанлылар өчен махсус өйрәнеп башкарган. Концертны караучылар әлеге мизгелләрне видеога төшергәннәр.
Юмористлар башкалада шулай ук “Ак Барс” – “Авангард” матчын да карарга өлгергәннәр.