Татарстан Югары судында Галәвиев эше буенча якларны тыңлау башланды

-- Лейла

10 апрельдә Татарстан Югары судында 2021 елның маенда Казанның 175 нче гимназиясендә булган атыш эше буенча утырыш башланды.

Исегезгә төшерәбез, әлеге мәктәпнең элеккеге укучысы Илназ Галәвиев тугыз кешене атып үтергән, тагын 600 кеше зыян күргән. Аны гомерлеккә ирегеннән мәхрүм итүне сорыйлар.

Казан укчысына суд процессы башланганнан бирле беренче тапкыр утырыш залында төшерергә рөхсәт иттеләр. Бүген яклау ягы чыгыш ясарга планлаштыра.

ТНВ

Бәйле