Гаилә башлыгы Себердә эштә булганда хатын-кыз башка ирләр белән «гулять» иткән…
Бу хакта хатын-кыз «ВКонтакте» социаль челтәренең «Подслушано Уфа» төркемендә язып калдырган.
«Гадәттә, ирләре Себердә эшләгән хатын-кызлар тормышка зарлана. Имеш тә, ирләрен сагыналар. Ә мин аның Себердә эшләве белән бәхетлемен. Ул эштән мине сагынып кайта, барлык үтенечләремне үти, кирәк әйберләрен сатып ала.
Ә ул эшкә киткәч, бу «вазыйфа»ны башка ир үти. Шуңа күрә дә миндә затлы киемнәр дә, кыйммәтле машина да бар. Җитмәсә, елына ике тапкыр чит илгә ял итәргә барам.
Ә иремә, минең башка кешем бар икәнен нәрсәгә белергә кирәк? Ул безнең тормыштан канәгать», дип язган ул.
чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-04-11/irem-seberd-eshl-bel-n-b-hetlemen-3215326