«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал театрының әйдәп баручы актрисасы Рузия Мотыйгуллина булды. Ул бертуган апасы — Республиканың халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актрисасы Исламия Мәхмүтовага бәйле хатирәләре белән бүлеште.
«Исламия апа белән без капма-каршы. Ул үскәндә үк чын артистка кебек үсә иде. Бер дә оялып тормады. «Исламия, җырла», дисәләр җырлады, «бие», дисәләр биеде. Ә мин кире идем, оялчан булдым. Исламия апа берүзе Казанга барган, күчмә театрга урнашкан, хәтта фатир алу турында да сөйләшкән. Миннән булмас иде ул. Мин Казанга килгәндә, алар фатирда яши иделәр инде. Исламия апаның мине театрга кертәсе килде. Аларда яшәдем. Исламия апа белән Хәлил абый мине үз баласы кебек карадылар. Шундый ачык йөзле, кунакчыл кешеләр иде алар. Дуслары бик күп иде», — дип сөйләде халык артисты.