«Бу җырны җырларга хакы юк!»

Интернетта «Башкирская домохозяйка» исемле блогер Уфа уртасында «Әлдермеш…»не җырлаган. Халык аптырашта — Миләүшәгә ни булган?

Башына кәстрүл кигән, кулына телефон тоткан, нотадан нотага сикерә генә, мин сиңа әйтим, кайсына тия, кайсына юк… Баксаң, ул, безнеңчә әйтсәң, ядәчкә отылган, яңача супалый белсәң, баттл шартын үтәгән.

«Примадоннабыз Хәния Фәрхинең «Әлдермешкә кайтам әле» җырын болай башкаруны күпләр яратмаган, ачуларын белдергән. Миләүшәне яклаучылар да бар.

– Хәния ул – кабатланмас легенда, аның җырыннан көлү – урынсыз.

– Дөрес, легенда! Бу җырны җырларга хакы юк.

– Юктан тавыш чыгармагыз инде. Хәмер эчеп, өстәл артында җырларга ярый, әйеме? Ә болай юк, имеш. Позитив булырга кирәк.

– Җырчы вафат булгач, җыры да үләргә тиешме?

– Миллионлаган җыр арасыннан бу җырны сайлаган икән, куанырга кирәк. Димәк, җырчыны хәтерлиләр. Хәзер шул җыр исләренә төшеп, кабат тыңларлар. Бу, киресенчә, яхшы күренеш.

– Җырчыны искә алганда, башка кәстрүл киеп, яраткан җырчының җырларын башкармыйсың. Димәк, максат җырчыны искә алу түгел…

«Булмаган җирдән пычрак эзлисез», – дип җавап биргән язылучыларына блогер.

«Эзләмибез, Сезгә подписчик саны арттырабыз, Миләүшә ханым, тагын ядәч аерсагыз, урам көе дә ярап торыр», — дигән берсе.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-04-12/bu-yrny-yrlarga-haky-yuk-3216711

Бәйле