Радик белән Гөлназ күрешкәннәр…

Ике җырчы очраклы рәвештә урамда очрашкан.

«Карагыз әле, нинди кешеләр!» – дип машинасыннан чыга Радик. «Мин инде сине машинадан чыкмассың дип тә уйлаган идем, – ди Гөлназ. — Бүген генә сине искә төшергән идем!» Аннары җырчылар җылы итеп, кочаклашып күрешкән.

Алар Оскар Усмановның җыр яздыру студиясенә кергән. Биек баскычтан менгәндә: «Икенче кулыңны да сындыра күрмә», – ди хәстәрлекле Гөлназ.

Гөлназ Асаева белән Радик Юлъякшинның элек үзара якын мөнәсәбәтләрдә булганлыгы билгеле. Вилли аркасында сүзгә килешеп алсалар да, алар дус булып кала алган. 

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kyzyk-news/2023-04-12/radik-bel-n-g-lnaz-k-reshk-nn-r-3217037

Бәйле