Балыкка дип киткән ир белән хатынның өч баласы ятим калган

Моннан биш көн элек Әгерҗе районының Красный Бор авылында яшәүче  ир белән хатын Чулманга балык тотарга чыгып китә. Ике сәгатьтән кайтабыз дип китәләр дә югалалар. Борчылган якыннары коткаручылар чакырта.

Волонтерлар эзли башлый. Ярдан ерак түгел әйләнеп капланган көймә табалар. Әмма ул тирәдә ир белән хатынның гәүдәсе табылмый. Соңрак мәетләрен табалар. Кичә 40 яшьлек ир белән хатынны җирлиләр. Аларның 17,15 яшьлек һәм 8 айлык балалары ятим кала.
– Бик акыллы, тәртипле гаилә иделәр. Төп йортта әти-әниләре белән яшәделәр. Күрәчәкләре шул булгандыр инде. Ичмаса, жилет та кимәгәннәр бит. Төрлечә уйлыйбыз инде. Башта хатыны батып, аннан ире коткарырга сикергән дип тә әйтәләр. Бик авыр хәлләр. Әти-әниләренә сабырлык телибез. Оныкларын аякка бастырырлык көч таба алсалар иде, – ди авылдашлары.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109744/

Бәйле