Һәр заманда тамашачының яраткан җырчысы булып калу өчен нинди сыйфатларга ия булырга кирәк? Татар җырчысы булу – үзеңне кысаларга кертү дигән сүзме? Ил-көн вакыйгалары иҗатка ничек тәэсир итә? Татарстанның халык артисты Зәйнәб Фәрхетдинова белән әнә шул хакта сөйләштек.
Сез сәхнәгә чыккан вакытлар белән хәзергене чагыштырсак, җырчыга танылу кайсы вакытта җиңелрәк иде?
– Чын мәгънәсендә сәхнә кешесенә ул вакытта да, хәзер дә җиңел түгел. Тыштан караганда, хәзер җиңелрәк кебек. Янәсе радиога һәм телевидениегә бер языласың да, танылу килә. Кайберәүләр шулай уйлый да. Ә бу әле – эшнең башы гына. Башта күренәсең, халык игътибарын яулыйсың, аннары гомер буе шул игътибарны югалтмас өчен тырышасың. Дөрес, хәзер мөмкинлекләр зур, тавышны да көчәйтеп, матурайтып була. Әмма аның нәтиҗәсе озакка түгел. Бер тапкыр шулай сәхнәгә чыгарга мөмкин. Ә бит сәхнәнең үз кагыйдәләре бар. Анда тавышның көчле булуы, энергетикаңның тамашачыны яулап алуы кирәк. Дөрес, бер чыккач, сәхнә үзенә гел ымсындыра. Анда матур, анда бар нәрсә ялтырый. Сәхнәдә калу өчен иҗат кешесе булып туарга, аның белән яшәргә кирәк.
– Репертуарыгыздагы заманга яраклашкан җырларны тамашачы ничек кабул итә?
– Мин бертөрлелекне гомумән яратмыйм, стильләрне дә үзгәртәм, һәрвакыт үзгәрүдә. Мин үземне барыбер иҗат өчен яралган кешедер дип уйлыйм. Әлбәттә, төрле вакытлар булды. Үземне гаиләгә багышлап, иҗат тукталып торган чакларны да кичерергә туры килде. Сәламәтлек аркасында да зур гына тәнәфес ясадым. Бар да яхшы булып, ниндидер бер штильгә килеп кергән чаклар да була. Андый чакта бернинди эш бармый. Эшләгәнең үзеңә кызыксыз булып кала һәм син эзләнә башлыйсың. Үзеңнән канәгать булмау янә «кабызып» җибәрә. Нәтиҗәдә яңа җырлар туа, яңа аһәңнәр табыла.
– Тулаем рус программасына күчәм, дип игълан итүчеләр бар бит әле. Әйтик, менә Элвин Грей (Радик Юлъякшин) шулай дигән иде дә, татар—башкорт эстрадасыннан чыгып бетә алмый.
– Элвин Грейны мин татар-башкорт эстрадасында зур юнәлеш дип саныйм. Ул – бик матур үрнәк. Продюсеры уңышлы образ уйлап тапкан, молодец. Элвин безнең сәнгать өчен начар эшләмәде, күпләргә уйланырга җим бирде, булдыклы икәнен раслады.
– Аерылабыз, сәхнәдән китәм, өйләнешәбез кебек сүз чыгарып та тамашачы игътибарын яулауга ничек карыйсыз? Үзегез андый адымга бара алыр идегезме?
– Мин кешегә психологик йогынты ясау ысулын беркайчан да кулланмадым. Ә бу – психологик тәэсир итүнең бер төре. Ул – бүгенге чорның бер сыйфаты, интернет шаукымы. Кемнеңдер үзен әнә шул яктан да күрсәтәсе килә икән, эшләсен. Бәлки, ул шул яклап үзен аерылып торам дип уйлый торгандыр. Әлбәттә, мондый сүзләр беркадәр кызыксыну уятадыр, сүзгә ышанып барып караучылар да бардыр. Әмма залларны тутырырга ярдәм итә дип уйламыйм. Сәхнә кешесе әрсез булырга тиеш. Шушы сыйфат булмаса, сәхнәгә чыгуның кирәге дә юктыр. Менә бит әле җырлый белмәсә дә, барыбер менә, минеке хак дип, барыбер тырыша. Шулай инде, минеке яхшырак, дип мактамаса, аның тауарына кем күз салсын?! Әмма вакыт бар бит әле. Ул – төп бәяләүче. Үземнең андый шаукымнарга бирелгән булмады һәм булмас да. Мин аны энергетик вампирлык дип саныйм.
– Ә менә киенү стилен үзгәртүне ничек кабул иттеләр?
– Имиджны үзгәртәм, әмма чама хисен югалтканым юк. Төрле фикерләр килеп ирешә, кемдер хуплый, кемдер бик каты бәрелә. Гомер буе бер урында калып булмаган кебек, бер үк образда гына калырга ярамый, алай булмый да ул. Һәр чор киенү рәвешенә, образларга үз чалымнарын өсти, аларга күз йомып булмый инде. Ә консерватив караш ул гомер-гомергә бар. Мин аны начар димим, ул да кирәк. Әмма артыкка китсә, ул да туйдырып җибәрә. Ә эзләнү юлыңны дәвам итү, тукталып калмау өчен кирәк.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/109736/