«Әй, язмыш, язмыш» тапшыруында кунакта Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал театрының әйдәп баручы актрисасы Рузия Мотыйгуллина булды. Ул үзенең театрга беренче килүен һәм Марсель Сәлимҗанов белән танышуын искә алды.
«Мин театрга беренче тапкыр килгәндә, Марсель Хәкимович труппа белән Урта Азиядә гастрольдә иде. Ул кайтасы көнне театрга матураеп килергә кирәк дидем. Чәчем һәрвакыт җыелган иде минем, бу юлы туздырып куярга булдым. Кызлар күп бит инде, алар арасында истә каласы килде. Кереп утырдык, Марсель Хәкимович керде, барыбызны да карап чыкты. Бик усал күренде ул безгә. Шунда курку табан астына төшеп китте инде. Марсель абый безне: «Бүтән чәчегезне асылындырып киләсе булмагыз!» дип бик каты сүкте. Шуннан соң минем бер дә чәч туздырганым булмады», дип сөйләде ул.