Гүзәл Уразованың тавышы беткән ?

Ә бит март аенда аның 26 концерты булса, апрельдә 24 планлаштырылган.

Ул барлык концертта да тере тавышка җырлыйм һәм бу принципиаль, ди. Ә менә Татарстанның Апас районындагы концертларын күчерергә туры килгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге битендә хәбәр итә.

«Кадерле дуслар! Яңа гына Алабугада концертыбыз тәмамланды. Нәрсә әйтим?.. Иртәгә Апаста буласы концертыбызны күчерергә мәҗбүрмен, чөнки мондый тавыш белән җырлап булмый. Өч сәгать буена матур тавыш белән җырлап тору мөмкин булмаячак. Зинһар, аңлавыгызны сорыйм, чөнки мин тере тавышка җырлыйм. Минем өчен бу – бик мөһим. Иртәгә күрешер идек, ләкин, авыру аркасында, концертларны май аена күчерәбез. Калган барлык концертлар график буенча булачак», – ди ул.

Җырчының кичәге, бүгенге концертлары күчерелә. Гүзәлнең сәхнәгә ял итеп, көч җыеп, савыгып чыгуын телибез.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-14/g-z-l-urazovany-betk-n-3220004

Бәйле