Бу атнада Татарстанда 19 градуска кадәр җылытачак

Татарстан синоптиклары алдагы берничә көнгә һава торышы фаразларын җиткерде. Шул хактагы мәгълүмат ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе сайтында урнаштырылган.

Дүшәмбе көне явым-төшемнәр көтелми, шулай да алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Һава температурасы көндез исә +11..+16 градуска кадәр җылыта. Җил төньяк-көнбатыштан исәчәк, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк.

Сишәмбе дә шундый ук һава торышы көтелә. Төнлә һава температурасы -1..+4, көндез +14..+19 градус тәшкил итәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан исә.

Чәршәмбе көнне алмашынучан болытлы һава торышы булачак, урыны белән бераз яңгыр көтелә. Җил көньяк-көнбатыштан, тизлеге урыны белән секундына 4-9 метрга кадәр җитәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5 градус тәшкил итсә, көндез термометрның терекөмеш баганасы +13..+18 градуска кадәр күтәреләчәк.

чыганак: https://tatar-inform.tatar/news/sinoptiklar-kilase-atna-basynda-tatarstanda-nindi-hava-torysy-bulacagyn-farazlady-5869777

Бәйле