Май ае пенсиясенә бәйле үзгәрешләр бар

Пенсионерлар май ае пенсиясен күчерү графигындагы үзгәрешләр турында кисәтелгән. Бу хакта PRIMPRESS хәбәрчесенә пенсияләр буенча белгеч Сергей Власов сөйләп үткән.

Күп кенә пенсионерлар акчаны ай башында алырга күнеккән. Әмма май бәйрәмнәре сәбәпле, пенсия түләү вакыты үзгәрә.

Власов әйтүенчә, пенсия алу көне ялга яки бәйрәм көненә туры килгән очракта, акчаны банк картасына алучыларга пенсия бу көннән алданрак күчерелә. Ягъни май аенда пенсионерлар үзләренең пенсиясен вакытыннан алда алачак, дигән сүз.

Пенсияне почта бүлегеннән алучылар өчен дә майның беренче яртысында үзгәрешләр булачак. Почтаның төгәл генә эш графиклары һәр төбәктә аерым билгеләнә.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110135/

Бәйле