Чирмешән районында махсус хәрби операциядә һәлак булган Нуршат Хожаевны җирләгәннәр [видео]

-- Лейла

Чирмешән районының Түбән Чегодай авылында хәрби Нуршат Хожаевны соңгы юлга озатканнар. Ул 4 апрельдә Украинаның Сватово шәһәрендә һәлак булган, дип хәбәр итә «Безнең Чирмешән» газетасы.

Өлкән сержант Нуршат Хожаев узган елның ноябрь аенда, үзе теләп, контракт буенча махсус хәрби операциягә киткән. Ир-ат взвод командиры булып сайлана. Аны, үлгәннән соң, Батырлык ордены белән бүләкләгәннәр. Нуршат Хожаевны күпләр оста төзүче буларак та искә алган. Ир-атның хатыны, 3 баласы калды.

«Нуршат — ил патриоты, Ватаныбыз бәйсезлеге өчен гомерен бирде. Эшчән, ярдәмчел иде. Әти-әнисенә, хатынына, балаларына Ходай сабырлык бирсен. Безгә дә бик авыр. Хәрби операциядә контракт буенча, шулай ук мобилизацияләнеп хезмәт итүче башка якташларыбызга да рәхмәт белдерәбез, саулык, исән-сау кайтуларын телибез, — дип уртаклашкан олы кайгыны район башлыгы Рамил Айбатов.

Бәйле