Геомагнитлы дулкыннарга әзер торыгыз!

Якын көннәрдә көчле магнит давылы көтелә.

Галимнәр, көчле магнит давылы 19 апрельдә башланачак һәм 22 апрельгә кадәр дәвам итәчәк, ди. 17 апрельдә магнит давылының интенсивлыгы — 3 баллга, 18 апрельдә — 4 баллга, ә 19-21 апрельдә 5 баллга кадәр җитәчәк. 22сеннән аның көче янә 3 баллга кадәр төшәчәк.

Магнит давыллары кеше организмына тискәре йогынты ясый. Беренче чиратта, хәвефле төркемгә хроник авырулары булган кешеләр керә. Кояш активлыгы арткан көннәрдә аларның башлары авырта һәм сәламәтлекләре белән бәйле башка проблемалар барлыкка килә.

Кайбер тикшеренүчеләр фикеренчә, магнит давылы алдыннан организм стресс кичерә, шуңа күрә ул бөтен көчен аның белән көрәшкә юнәлтергә мәҗбүр. Йөрәк-кан тамырлары авыруларыннан интеккән кешеләрдә магнит давылы тәүлеклек биоритм һәм иммунитет өчен җавап бирүче гормон — мелатонин эшләп чыгаруны баса, диләр. Шулай ук кояштагы үзгәрешләр Җирнең электромагнит кырын алмаштыра, шуның аркасында кан куерырга мөмкин, дигән фикер дә бар.

Геомагнит активлыгы көчәйгән көннәрдә белгечләр сизгер кешеләргә эш белән ялны чиратлаштырырга, туклану һәм йокы режимын җайга салырга, күбрәк саф һавада йөрергә киңәш итә. Шул чагында Кояш активлыгы бик нык тәэсир итмәячәк, дип саный белгечләр.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/budni/2023-04-17/geomagnitly-dulkynnarga-zer-torygyz-3223707

Бәйле