Сергей Лазарев авыр хәбәр белән уртаклашты…

Җырчыга нәрсә булган?

Күренекле җырчы Сергей Лазарев нәнәсенең үлеме турында хәбәр итте.

40 яшьлек җырчы Жанна Петровна янында төшкән фотосы белән уртаклашты. Ул 85 яшендә вафат булган. Сергей сүзләренчә, соңгы көннәренә кадәр аның нәнәсе нык булырга тырышкан.

Җырчы кызы Аннаның нәнәсенең төгәл күчермәсе булуын өстәде. Сергей аны тамашачыларына күрсәтмәскә тырыша, сәхнәгә дә алып чыкмый, ләкин Интернетта вакыт-вакыт балалар фотосурәтләре белән уртаклаша. Лазарев балаларының мөстәкыйль шәхесләр булып үсүен һәм аның ярдәменнән башка гына уңышка ирешүләрен тели.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2023-04-17/sergey-lazarev-avyr-h-b-r-bel-n-urtaklashty-3223986

Бәйле