Вильдан нигә Гөлназ белән җырламый?

Вилдан Шәмсетдинов белән Гөлназ Асаева 2020 елда никах укытканнар иде.

Шул вакыттан бирле алар бергә концертларда була, әмма бер сәхнәдә бик сирәк җырлыйлар. Җырчы Вилли җанатарның соравына җавап биреп, моның сәбәбен аңлатты.

Асаева инде үз аудиториясен җыйган һәм аны ире белән җырламаса да кызыксындыра ала. Шулай ук Вильдан белән алар төрле стильләрдә чыгыш ясый һәм «ул стильләр бер концерт программасында бер-берсенә туры килми» дип аңлата Вилли.

– Миңа яңа материал өстендә күп вакыт эшләргә кирәк, — дип өсти артист. 

Концертларда җырлар сайлаганда алар сүзгә дә килешә икән. Гөлназга моңлы, борынгы җырлар күбрәк ошый, ә Вилдан «яшьләрски» дәртле җырларга өстенлек бирә.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-17/vildan-nig-g-lnaz-bel-n-yrlamyy-3223282

Бәйле