Американың «Yum!Brands» компаниясе рәсми рәвештә Россиядән китә, KFC тиз туклану рестораннары челтәрен Ижевск компаниясе «Смарт Сервис»ка саткан
Сделкага Россиянең барлык рестораннары, операцион системасы, мастер-франшиза хокуклары һәм «Ростикс» брендының сәүдә маркасы кертелгән. Хәбәр ителгәнчә, башлангыч этапта компания Россиядә 100дән артык KFC ресторанын эш урыннарын саклап, яңа брендка (Ростикс) күчерәчәк.
чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110241/