Җомга, Ураза бәйрәме көнендә, Казанның җәмәгать транспорты иртәнге сәгать 5тән эшли башлаячак. Бу мәчетләрдә бәйрәм чараларының иртәнге җиденче яртыда башлануга бәйле.
Моның хакта бүген Башкарма комитетның Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров хәбәр иткән.
Әлеге үзгәрешләр мәчетләр аша үтүче автобус һәм троллейбусларга кагылачак.
Гает көнендә мәчетләрдә бәйрәм чаралары 6:30да Коръән укудан башланачак.