Ураза гаете көнендә Казанда парковкалар бушлай булачак

-- Лейла

21 апрель, Ураза бәйрәме көнендә Казаның муниципаль парковкалары бушлай эшләячәк. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат үзәге хәбәр итте.

Казанның Башкарма комитеты карары нигезендә, Ураза бәйрәме көнендә шәһәрдә барлык парковкалар бушлай эшләячәк. 22 һәм 23 апрель — ял көннәрендә, гадәттәгечә, алар шулай ук бушлай булачак.

Исегезгә төшерәбез, 21 апрель көненә җәмәгать транспорты расписаниесе дә үзгәрде. Җомга көнне автобус һәм троллейбуслар иртәнге 5тән йөри башлаячак.

ТНВ

Бәйле