«Иркәм, миңа китәргә кирәк…»

Илсөя Бәдретдинова белән мистик хәл булган.

Аның бертуган апасы ике ел элек яман шеш авыруыннан вафат булган иде. Үләр алдыннан җырчының төшенә кергән, аның белән бәхилләшкән.

«Без Нижневартовскига концерт белән килгән идек. Бүлмәдә 4 кыз йоклыйбыз. Иртәнге биштә акырып елап уяндым. Кызлар да мин елаганга уянган.

Апай яныма килде дә: «Иркәм, миңа китәргә кирәк. Сау бул, яме», – дип кочаклады. Мин аны шундый ачык күрдем. Ул минем янымда басып, миңа карап торды.

Табибына шалтыраттым. «Илсөя, хәлләр кинәт начарланды. Башка көрәшә алмыйбыз», – диде. Берничә көннән мәңгелеккә китте», – дип язган ул.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/kultura/2023-04-21/irk-m-mi-a-kit-rg-kir-k-3229239

Бәйле