Өлкән яшьтәгеләр өчен иң файдалы продуктны беләсезме?

Аны табиб-диетолог Михаил Гинзбург атады.

Болгар борычы өлкәннәр өчен бик файдалы яшелчә, диде ул.

«Москва 24» телеканалы эфирында чыгыш ясаганда ул бу продуктның өлкән яшьтәге кешеләрнең сәламәтлегенә файдалы йогынты ясавын, шул ук вакытта атеросклероз, подагра, диабет һәм гипертония кебек авыруларны кисәтүгә ярдәм итүен билгеләп үтте.

Аның сүзләренчә, болгар борычындагы калий һәм магний йөрәк-кан тамырлары авыруларын кисәтүгә бик уңай йогынты ясый. Шул ук вакытта болгар борычындагы каротиноидлар организмда антиоксидантлар функциясен үти һәм глюкозаның югары концентрациясенең агулы тәэсирен кисәтә.

Болгар борычының башка файдалы үзлекләреннән Гинзбург аның азык җепселләренең шикәрне үзләштерү сәләтен билгеләп үтә.

чыганак: https://kiziltan.ru/news/obchestvo/2023-04-21/lk-n-yasht-gel-r-chen-i-faydaly-produkt-3229414

Бәйле