Баласын халык алдында тибеп очырган

Сибайда ата-ана үтеп баручылар алдында бәләкәй баланы кыйнаган.

Шаһитлар сүзләренчә, билгесез сәбәпләр аркасында әнисе урамда ук улына кычкыра башлый, җилкәсеннән алып, халык алдында суккалый.

Бала тынычланмый, шул вакытта эшкә әтисе керешә. Ул мәктәпкәчә яшьтәге баланы аягы белән тибеп җибәрә. Малай стенага барып төшеп, борынын каната. Кадрларда хатын-кызның балигъ булмаган баланың йөзеннән канны сөртүе күренә.

«Бу кешеләрнең йөзләрен һәркем белергә тиеш», — дип язган ролик авторы.

Видеода бер кыз ирдән «Баланың йөзенә тибү оят түгелме», дип сорый, тегесе «Юк», дип җавап бирә. Аның кулында тагын бер бала бар.

Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында бу факт буенча тикшерү үткәрелә, мәгълүмат тикшерелә дип җавап бирделәр.

Комментарийларда халык бу бәндәләрне ата-ана хокукларыннан мәхрүм итәргә кирәк, дип яза.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2023-04-20/balasyn-halyk-aldynda-tibep-ochyrgan-3228945

Бәйле