Танылган биючене 8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр

25 яшьлек биюче Чаллыда гастрольләре вакытында бер ир-атны бик каты кыйнаган. Хәзер «сәламәтлеккә аңлы рәвештә авыр зыян китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган, дип хәбәр итә җирле Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте.

Егет Чаллыда вакытта бер кичне кунакханәдән азык-төлек алырга чыгып, исерек компаниягә юлыккан. Низаг сугышуга кадәр барып җиткән. Ирләр арасындагы «алышта» биюче егет көчлерәк булып чыккан: ул 31 яшьлек Чаллы егетенең сәламәтлегенә зыян китергән. Зыян күрүче хастаханәгә эләккән, ә аны рәнҗетүче җинаять урыныннан качып киткән.

Гаепләнүче Мәскәүдәге чираттагы гастрольләре вакытында тоткарланган. Егет гаебен таныган. Аңа 8 елга кадәр төрмә яный.

чыганак: https://vatantat.ru/2023/04/110577/

Бәйле