«Булмый инде сезне кайтарып…»

Татарстанның атказанган артисты Эльмира Сөләйманованың вакытсыз арабыздан китүенә 4 ай булды.

Аның тамашачылары бу хәл белән һаман да килешә алмый. Сагынуларын шигырь юлларына салучылар да күп.

Шуларның берсе  — Рәфис Бәхтияров. Ул яраткан җырчысын сагынып шигырь язган. Бу хакта «Шәһри Чаллы» гәзитенең сайтында хәбәр ителә.

4 ай бүген

Сагынабыз сезне, Эльмира апай,
Бик тә кыен безгә сез булмагач.
Иртә киттегез безнең арабыздан…
Йөрәк түренә тирән яра булып калды
Безнең өчен сезне югалту.
Уңга карап еласак та, сулга карап еласак та
Булмый бары тик сезне кайтарып.
Үткәннәргә булмый кайтып, анда ябык юллар.
Безнең күңел кошыбыз идегез сез.
Сезнең тылсымлы тавышыгыз, җырларыгыз
Үтә күңелгә, күз яшьләрен агызып.
Йөрәк түребездә сез безнең мәңгелеккә,
Тормыш юлы бармый икән бертигез.
Алып китә якын кешеләрне уйламаганда,
Ышанырлык та түгел сезнең юклыкка.
Кышы үтеп, җитә язы, арттан куып килә җәе, көзе…
Тик бары сезнең генә юклык борчый безне.
Еллар үтәр бер-бер артлы,
Акмас кире сулар, кайтмас инде тормыш артка.
Бертуктамый чабар гомер аты,
Сезнең генә булыр һәрвакыт яшегез кырыкта.

Шигырь бәлки бик үк төзек түгелдер, аның урынына чын күңелдән язылган.

чыганак: https://kiziltan.ru/articles/shehes/2023-04-21/bulmyy-inde-sezne-kaytaryp-3229899

Бәйле